Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2020, 13:35

Тырнак буятуның нинди куркынычы бар?

Хатын-кызлар тырнакны һәрдаим буятып тора. Элек үзләре буяса, хәзер маникюр салоннарына йөриләр. Ә анда тырнак буяуның нинди генә методикасын тәкъдим итмиләр.

Тик алар барысы да куркынычсыз дип әйтеп булмый. Беренчесе – инфекция таралу куркынычы. ВИЧ, стафилококк, стрептококк, гепатит кебек вируслар һәм бактерияләр кан һәм яра аша күчә. Йөз процент очракта да түгел, әлбәттә, әмма борчылырлык сәбәп бар.
Маникюр ясаганда инструментлар яхшылап дезинфекцияләнмәгән булса, бу куркыныч барлыкка килә. Гөмбәчек инфекциясе турында да онытмаска кирәк. Мастердан бер тапкыр кулланыла торган инструментларны үзегезнең алда ачуны сорарга курыкмагыз.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: