Проект кысаларында республиканың район һәм шәһәр гәзитләре вакытлы матбугат фондының иң кыйммәтле өлешен санлы форматка күчерү каралган. Проект киң җәмәгатьчелек игътибарын туган як тарихына җәлеп итүгә, үсеп килүче буында югары гражданлык һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлтелгән.
"Матбугатның алтын фонды " – Милли электрон китапханәне даими тулыландыруга исәпләнгән озак вакытлы проект һәм ул киләчәктә яңа тематик юнәлешләр кертүне күздә тота.
"Барлык гәзитләр дә санлы форматка күчкәч, район халкын ул елларның уникаль басмалары белән таныштыру һәм карау өчен республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системалары сайтларында урнаштырылачак, — дип хәбәр итәләр китапханәнең матбугат хезмәтендә. - Хәзерге вакытта Милли китапханә хезмәткәрләре бер район хакимияте соравы буенча районның 90 еллыгына санлы басмалар әзерли".