Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 февраль 2020, 16:10

Инорстагы бассейн: ачылмас борын ябылган

5 февральдә башкаланың Инорс бистәсе Төхвәт Янәби урамында бассейн ачылуын язган идек инде.

Су йөзү юлларын БР спорт министры Руслан Хәбибов үзе шәхсән сыный. Күптән көтелгән вакыйгага куанып, мәктәп укучылары ата-аналары белән бергә абонементлар артыннан ашыга. Әмма килүләренә аларны бина ишегендә “Ябык” дигән табличка каршы ала. Бу хәлгә социаль челтәрләрдә республиканың спорт һәм яшьләр сәясәте министры үзе аңлатма бирде.
“5 февральдә бассейнның техник ачылуы үтте. Без тест режимында йөзүләр үткәрдек, техник җиһаз һәм корылмаларның, “старт-финиш” системасының ничек эшләвен тикшердек. Бар да эшли! Әле без объектның хокукларын билгеләүче документларны рәсмиләштерү эше белән мәшгуль. 7 февральдән халыкны кабул итү, сәламәтлендерү төркемнәренә язылу һәм консультацияләр оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр эшли башлаячак”, - диде ведомство җитәкчесе.
Ә инде бассейнның “чынлап” ачылуы март аена билгеләнгән.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: