Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 февраль 2020, 15:20

Таиланда Русия туристлары белән ике катер бәрелешкән

Дүшәмбе иртәсендә Таиландта Пхукет утравы янында диңгездә туристлар белән ике югары тизлекле катер бәрелешкән. Пирста беренче ярдәм күрсәтүне тасвирлаган видеоязмалар таратучы коткаручылар имгәнүчеләр бар, дип хәбәр итә.

Видеода коткаручылар җитди җәрәхәтләр алган ике кеше – кыз һәм үсмер егеткә реанимация чаралары ясарга тырыша. Ике каза күрүче дә славян кыяфәттә. Фотоларда тагы берничә җәрәхәтләнгән кешеләр күренә.
Җирле полиция мәгълүматлары буенча, бәрелешү нәтиҗәсендә Русиядән ике бала үлгән (12 яшьлек малай һәм 6 яшьлек кыз. Видеода нәкъ аларны коткарырга тырышалар). Әмма Русия мәгълүмат чаралары әле балалар үлеме хакында язып чыкмады.
Таиландта Русия илчелеге вәкиле Владимир Пронин Пхукетта консуллык бүлеге хезмәткәрләренең утрау хастаханәләрендә имгәнүче русиялеләрнең (каза күрүче якташларыбыз саны 20 кеше дип язалар) хәлен белә дип сөйли. Алар каза күргән ватандашларыбызга нинди ярдәм таләп ителүен җентекләп өйрәнә.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: