Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 февраль 2020, 20:17

Тавышланып кына карасыннар!

Дәүләт думасы депутатлары Русия Федерация­сенең Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим итте. “Тынлык турында”гы закон проекты 23-7 сәгатьләрдә күпфатирлы йортларда тынлыкны бозган өчен җәзаны катгыйлатуны күздә тота. Физик берәмлекләр өчен штраф – 5 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев федераль норма билгеләүне максатка ярашлы, дип исәпли.

– Бүген “шау-шулы күршеләр” проблемасы төбәк дәрәҗәсендә көйләнә, – диде Константин Толкачев. – Безнең республикада “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны тәэмин итү турында” Закон гамәлдә. Аңа ярашлы, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр эш көннәрендә – 23-7 сәгатьләрдә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 23-9 сәгатьләрдә тынлыкны сакларга тиеш. 2011 елда кабул ителгән әлеге закон үзен яхшы яктан күрсәтте. Гражданнар үз хокуклары турында белә һәм аларны уңышлы яклый. Шуңа карамастан, федераль дәрәҗәдә шундый ук норманы билгеләү максатка ярашлы, дип саныйм. Власть, хокук саклау органнары өчен федераль законнар зур әһәмияткә ия. Мондый норманы гомумдәүләт дәрәҗәсендә кертү закон үтәлешен яхшырырга һәм аны куллануга контрольне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Константин Толкачев тавышлану буенча чикләүләрне, шулай ук, көндезге аерым бер сәгатьләргә дә кертергә кирәк, дип саный. Дәүләт җыелышы-Корылтайга гражданнардан, тиешле закон кабул итүне сорап, күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Көзен әлеге тема буенча фикер алышу булды, язгы сессия вакытында да эш дәвам итәчәк. Әлеге норма гамәлдә булган башка төбәкләр тәҗрибәсе анализланачак һәм проблеманы хәл итү вариантлары тәкъдим ителәчәк.

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: