Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 февраль 2020, 11:27

Журналистны эфирда көлгәне өчен эштән куарга мөмкиннәр

Телевидение алып баручысы Камчатка краеның льготникларына тәгаенләнгән социаль түләүләр хакында сөйләгәндә көлеп җибәрүдән тыела алмый. Бу хактагы видеоязма челтәрләргә эләгә.

Видеороликта алып баручының текстны укуы күренә: “Түләүләр составына кергән социаль хезмәтләр дә индексацияләнгән. 1 февральдән айлык түләүләр күләме 1 500 сумнан бераз артачак. Бу сумманың 900 сумын льготник төрле даруларга тотына ала. 137 сумын - санаторийга юллама алуга, калганын дәвалану урынына барыр һәм кире кайтыр юл хакын түләүгә тотына ала”.
Шуннан соң алып баручы рәхәтләнеп көлә башлый һәм: “Мин, чыннан да, бу хәбәргә көлмәскә тырышкан идем”, - дип әйтеп куя.
Ролик эфирга эләкми, әмма тапшыруның яздырылган бу вариантын Интернетка чыгаралар.
Телекомпаниядәге чыганак “Говорит Москва”га хәбәр итүенчә, вакыйгадан соң роликны Интернетка чыгарулары өчен тапшыруны төшерүдә катнашкан съемка бригадасын эштән җибәрүләре ихтимал. Икенче чыганак әйтүенчә, журналистның эфирда хәбәрне тулысынча укуы мыскыллаулы яңгырый. Бу очракта индексациянең күләмен әйтү дә җиткән.
Чыганак: ren.tv
Фото: Youtube-тан скриншот.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: