Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль 2020, 23:11

Хатын-кызларны бассейнга кертмәскә!

Дагстанда шундый карар чыгарулары турында без күптән түгел хәбәр иткән идек инде. Прокуратура моның белән килешкән.

Төньяк Кавказдагы иң зур «Анжи-Арена» бассейны Каспийск шәһәрендә былтыр ачылгын булган. Әмма анда хатын-кызларга керү рөхсәт ителми икән. Спорт комплексы җитәкчелеге “хатын-кызларга зур бассейнга керүне тыю турындагы карар халыкның теләге буенча эшләнде”, дип аңлата.

Бу уңайдан өч хатын-кыз, үз хокукларын яклауны таләп итеп, прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура исә әлеге мөрәҗәгатьтән соң бассейн җитәкчелегенә карата административ эш кузгатудан баш тарткан.

Хокук органы, бассейн җитәкчелеге карарында формаль җитешсезлек булуны ачыкласа да, ул җитешсезлекләр кеше хокукын бозу булып тора алмый, дигән карарга килгән.

Хатын-кызларга комплекстагы кече бассейнга гына керергә рөхсәт иткәннәр.
Фото: kraslavasvestis.lv

https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: