Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль 2020, 15:25

Кыз сөйгәненә Гашыйклар көнендә бүләк ясамакчы булган.

Мәхәббәт утында... аягын җылыткан

Кыз сөйгәненә Гашыйклар көнендә бүләк ясамакчы булган.
Озакламый Европада киң таралган, ләкин безнең халыкка хас булмаган Гашыйклар көне билгеләнәчәк. Юкка гына яшьлекне — юләр, ә мәхәббәттә янганнарны исәрләр дип атамыйлар шул. Бу хис, чыннан да, күпләрне кызык та, кызганыч та хәлдә калдыра.
Австриядә яшәүче егет 14 февральдә сөйгәнен гаҗәпләндерергә булган. Ул өйдә булмаганда 220 шәм сатып алып, аларны йөрәк рәвешендә тезеп яндырырга булган. Инде бөтен шәмнәр кабынгач, ул сөйгәнен эшеннән барып алырга булган. Яшь пар әйләнеп кайтуга аларны янгын сүндерүчеләр каршы алган. Кызганычка каршы, егетнең өе генә янып калмаган, моннан соң аны кызы да ташлаган.
Социаль челтәрләрдә күптән түгел сөйгән егетенә үпкәләгән кызның хаты да килеп чыкты. Ул да шәмнәрдән йөрәк ясаган һәм, аларны кабызып, кибеткә шәраб артыннан чыгып киткән. Бу көнне тышта бик суык булган. Егете дә эштән өшеп кайткан. Кыз, өйгә кайтып кергәч, егетнең, носкиларын салып, идәндә шул шәмнәр утында аягын җылытып утыруына тап булган.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/yashlek/M-h-bb-t-utinda--ayagin-ilitkan-118811/
Читайте нас: