Чәчләр нәсел көчен, буыннан-буынга күчә килгән уңай энергетиканы сакларга сәләтле. Халык ышанулары буенча, нәкъ шуның өчен дә әни кешегә үз баласының чәчен алырга ярамый.
Борынгылар фикеренчә, болай эшләү баланың бәхетен кисүгә, аның нәсел белән бәйләнешен өзүгә тиң. Ата-бабаларыбыз бигрәк тә әниләрнең бер яше тулмаган балаларның чәчен алуга каршы булган. Моны алар баланың “телен кисү”гә тиңләгән, яки сабыйның теле бик озак ачылырга яисә бөтенләй сөйләшмәскә мөмкин дип аңлаткан.
Анасы чәчен алган бала чирләшкә, кыска гомерле була, дип тә әйтәләр. Шуңа да борын-борыннан яңа туган нарасыйның чәчен кыркуны әтисе яисә дәү әтисе башкарган.