Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль 2020, 22:50

Уфа урамында яшь хатын егылып үлгән

Фаҗигале хәл бүген булган.

Уфаның Сипайлово бистәсендә урамда яшь хатын кинәт егылып үлгән. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Фаҗигале хәл Рыльский урамында булган. Шаһитлар сөйләгәнчә, аның гәүдәсе чүп савытларыннан ерак түгел урында табылган.

"Урынга участковый чыкты һәм үлемне теркәде. Хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды", - дип ачыклык керткән ведомствоның матбугат хезмәте.

Криминалистлар фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Хатын кан тамырында тромбы өзелү нәтиҗәсендә үлгән, дип фаразлана.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: