Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 февраль 2020, 17:50

Иван Ургант Уфа табибларыннан көлә

Танылган телетапшырулар алып баручы һәм шоумен үз программасында Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсе табибларын "кармакка алган".

Табиблар Пекиннан кайткан туристны караудан баш тарткан. Пациент сүзләренә караганда, ул үзен коронавируска тикшерергә булган, әмма медицина учреждениесе персоналы куркып калган, туристны кабул итүдән баш тарткан, шулай ук дәваханәнең арткы ишегеннән чыгып китүен үтенгән.

"Күпләрне борчыган яңалык. Уфада күптән түгел Пекиннан кайткан егет, авыруын сизеп, биредәге йогышлы авырулар дәваханәсендә тикшерелергә булган. Ә медперсонал качкан. Аның белән ябык ишекнең йозак тишегеннән марля аша сөйләшкәннәр»,- дип сөйләгән Иван Ургант.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында Уфа табибларының Пекиннан кайткан туристны тикшерүдән баш тарту факты буенча 4нче йогышлы авырулар дәваханәсендә тикшерү башлап җибәргәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Башкортстан халкына Кытайга барудан тыелып торырга киңәш итә.
Автор: Резида Валитова
Читайте нас: