Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2020, 23:50

Ризат һәм Зинира Рамазановлар гафу үтенә. Нәрсә булган?

Зинира Рамазанова үзенең Инстаграмында дәваханәдә система алган видеосын урнаштырган. Кадр артында Ризатның тавышы ишетелә:

- Хәерле көннәр! Без бүген дәваланып бетәбез. Кызганычка каршы бүген Арчага килә алмыйбыз. Арча, гафу үтенәбез! Ләкин иртәгә аякка басабыз, Гашыйклар көнендә бергә булабыз. Бүгенге концерт 19 февральгә күчерелә. Билетлар үз көчендә кала. Рәхмәт яусын безне аңлавыгыз өчен. Аллага шөкер, кичә Кукмарада бер билетны тапшыручы да булмаган. Сау-сәламәт булыгыз!

Пост астында комментарийлар да тезелеп киткән:

“Хотя бы бер атна дәваланырга кирәк. Осложнение була күрмәсен. Эш качмас! Терелегез тизрәк. Аллаһы ярдәм бирсен!

“Саулык сезгә!”

“Зинира, привет! Бик серьезно авырыйсың, давай до конца терел. Без сезне аңлыйбыз һәм күпме кирәк, шулкадәр көтәбез, давай исән-сау, сәламәт бул, ял ит”.

"Нәрсә булды сезгә?”

“Сез бит робот түгел. Күп эшлисез. Тырышлар сез. Үзегезне саклагыз. Сәламәтлек булса, бар да була. Уңышлар сезгә!”
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: