Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 февраль 2020, 15:22

Сабый өстенә компот түгелгән

Шуның өчен гаиләсенә 600 мең сум акча түләгәннәр.

Воронеждагы балалар бакчасында сабый өстенә бер литр кайнар компот түгелгән. Аның анасы балалар бакчасын судка биргән. Суд карары белән аңа 600 мең сум компенсация түләгәннәр, дип яза "Интертат".
Бу хәл 2017 елда булган. Тәрбияче кайнар компот салынган кәстрүл күтәреп килә. Шул вакытта аңа бала килеп бәрелә. Эчемлек сабый өстенә түгелә. Шул сәбәпле кызның тәне пешә.
Бала ике ай дәвамында дәвалана, аңа операция ясыйлар. Җинаять эше ачыла. Суд карары буенча, зыян күргән кыз файдасына - 500 мең, ә әнисе файдасына 100 мең акча түләткәннәр, диелә хәбәрдә.
Фото: lenta.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: