Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 февраль 2020, 15:28

Үзмәшгульләр 100 мең сумга дәгъва итә ала

Узган елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль кешеләрдән дә салым түләтү турында карар кабул ителде. Быелдан Башкортстанда да бу закон гамәлгә керде.

Башкортстанда үзмәшгульлеккә салымны 4135 кеше түли, мондый мәгълүматны февраль башына Федераль салым хезмәте бирде.

– Салым органында теркәлгән бу кешеләрнең барысы да дәүләт белән 100 мең сум күләмендә субсидияләүгә хокук бирә торган социаль килешү төзи ала, – дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова.

Программа эшкуарлар санын арттыру максаты белән гамәлгә ашырыла. Программа кереме яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарга ярдәм күрсәтәчәк. Шәхси хуҗалык алып барырга теләүчеләр 50, үз бизнесларын булдырырга һәм үстерергә теләүчеләр 100 мең сумга дәгъва итә ала.
Фото: avatars.mds.yandex.net сайтыннан

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: