Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2020, 22:05

"Концертына 1500 сум түләп барасың, ә ул..."

Җырчы, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Түбән Камада дүрт көн концерт куйган.

Репетиция мизгелләрен төшереп, Инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырган. Әлеге видеода Фирдүснең хатыны, җырчы Резеда Әхмәтвәлиеваның чыгыш ясарга әзерләнүен, кечкенә уллары Кәримнең микрофон тотып басып торуын күреп була.

«Түбән Кама, дүртенче көн бүген, дүртенче көн! Рәхмәт сезгә! Просто люблю и всё!» — дип әйтә Фирдүс видеода. Инстачылар арасында, Фирдүснең концертында хатыны чыгыш ясарга тиеш түгел, дип фикерләүчеләр дә бар. «Атказанган артистның концертына 1500 сумга билет алып барасың, ә ул җырлый гына башлаган җырчыларны яисә хатынын рекламалау максатыннан үзе түгел, ә шуларны җырлата. Концертның 1/3 өлешен шушы җырчыларны тыңлап үткәрәбез. Бу — тамашачыларны хөрмәт итмәү!» - дип ачуланып язган берсе.

«Минем хатыным үзе бер җыр һәм икәү бер дуэт башкарабыз! Концерт дүрт сәгать бара. Бу тамашачыларга ихтирам, хөрмәт күрсәтмәү буламы?» — дип җавап биргән җырчы. Бу хакта " Интертат" язган.

«Фирдүсне яратсаң, хатынын да ярат инде. Резеда - бик тыйнак, мөлаем җырчы. Әгәр үз вакытында өлкән җырчылар яшьләрне рекламалау максатыннан җырлатмаган булса, без аларның күбесе хакында белмәс тә идек. Бу - әйбәт традиция! Чынлап яраткан җырчыңның концертына билет алганда акча турында да, программа турында да уйламыйсың, ә рәхәтләнеп күңел ачып, ләззәт алып утырасың»;

«Артистны программага болай гына кертмиләр. Димәк, ул үзенең чыгышы белән берәр мәгънә өсти. Салаватка да бармагыз инде, ул да ел саен концертларына талантлы студентларны чыгыш ясарга чакыра. Танылмаган җырчыларга сәхнәгә чыгып күренергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт аларга!»;

«Резеда шулкадәр матур җырлый, аны тыңласыгыз, берни дә булмас. Әллә сез Тямайны артык нык яратып, көнлисезме икән?” - дип сораган бер инстачы.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: