Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2020, 22:10

Радий Хәбиров белән Элвин Грей ресторанда очрашканнар

Анда тагын кемнәр булган?

Кичә Мәскәүдә «Башкортостан» ресторанын ачу тантанасы үбулган. Башкала үзәгендә узган бәйрәм кичәсендә Башкортстаннан килгән бик күп танылган кешеләр җыелган.

Кичәнең бер кунагы булган популяр җырчы Элвин Грей барлык бәйрәмне Instagramда трансляцияләде. Анда республика Башлыгы Радий Хәбировны һәм танылган опера йолдызы Илдар Абдразаковны, мульти-инструменталист Заһир Зәйнетдиновны, танылган җырчы Алсуны да күрергә була.

Радик республика җитәкчесе белән шәхсән аралашу өчен бер минуты булуын да яшерми. Ни кызганыч, аларның ни хакында сөйләшүе билгеле түгел.

Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың башка артистлары һәм иҗат коллективлары да булган. Ресторан ачу тантанасы җыр-бию номерлары белән үрелеп барган.
автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: