Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 февраль 2020, 21:35

Өч авырлы хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауган...

Юл һәлакәте Салават районында булган.

Салават районының Ахун авылы янында Кропачево - Мәсәгуть трассасында өч йөкле хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауган. Бу хакта “Салават җирендә” гәзите хәбәр итә.

Машина Малаяз район үзәк дәваханәсенең акушер-гинекологы озатуында Мәсәгутьтәге үзәк дәваханәгә тикшеренү үтәргә өч йөкле хатынны алып барган. Авария урынына икенче ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылган. Тик аның килүенә табиб һәм пациентлар узып баручы машинада дәваханәгә киткәннәр.

Бәхеткә, аларның берсе дә җәрәхәтләнмәгән. Йөкле хатыннар Мәсәгуть район дәваханәсендә тулысынча тикшеренү үтәчәк. Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: