Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 февраль 2020, 01:52

Чикләвек аша — ябыгырсың!

Чикләвекләр, көнбагыш ашыйсы килү теләген баса, сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра һәм ябыгырга булыша.

Көч һәм энергия алу өчен кешью ашагыз. Ул тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Шуңа да кешьюны көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.

Мәкне спорт белән шөгыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләүче кешеләргә ашау файдалы. Анда мускуллардагы авыртуны баса торган матдә бар.

Ашкайнату процессын яхшыртырга теләгәндә җитен орлыгы балласт матдәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми. Тәрәт бозылмасын өчен җитен орлыгы ашагач, күп итеп су эчү зарур.

Миндальдә аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
Бу хакта тулырак akcharlak.com сайтыннан укырга мөмкин.
Фото: pixabay

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: