Районнарда чәчүгә 10 мең трактор чәчүгә чыгачак, шуларның 4,8 меңе бу эш белән генә мәшгуль булачак. Алдан фаразлануынча, бу техника чәчүне 12-14 көндә тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булуынча, 2 миллион гектарга чәчү планлаштырыла. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелгән. 2019 елгы уңыш җыюда республика илдә алдынгы урыннарны биләде. Агымдагы ел да бу җәһәттән уңышлы булыр, дип өметләнә аграрийлар.