Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 февраль 2020, 13:35

Татарча сөйләшмәсә яхшырак булыр иде...

Җырчы Алсу тележурналист Ксения Собчакка биргән интервьюсы вакытында аны татарчага өйрәтергә маташкан. “Мин сине яратам, кәҗә бугы ашатам” дигән һәм аны русчага тәрҗемә итмәгән, Собчак сүзнең нәрсә турында барганын аңламый калган.

Алсу, шулай ук, гаиләдә әтисе белән әнисенең татарча сөйләшүләре, әтисенең акчаны татарча санавы турында сөйләгән. “Без бәләкәй чакта безне аңламасыннар дип татарча тиргәшәләр иде”, - дигән ул.
Аның сүзләрен Собчак кабатларга тырышкан да “Какая-то фигня” дигән. Бу интернет челтәрендә төрле фикерләр тудырды. Берәүләр аның бу сүзләрен татар теленә кагылышлы дип аңлады, икенчеләре конкрет сүзгә. Алсуны татар телендә теләсә нәрсә әйтмәсен иде, татар телен белмим дисә яхшырак булыр иде дип санаучылар да бар.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: