Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль 2020, 01:30

Мөселманнар өчен Җир йөзендә өч изге урын барлыгын беләм.

Соңгы арада күп танышларымнан: “Менә фәлән җиргә әүлия зиратына бардык әле”, - дип сөйләүләрен еш ишетә башладым. Имеш, фәлән районда әүлия күмелгән икән, без моңа кадәр белми яшәгәнбез. Менә алар шул кабергә барып, әүлия рухына дога кылганнар һәм үзләренә исәнлек сораганнар... Бер танышымның хәтта Казахстанда күмелгән әүлиянең каберен фотога төшереп алып кайтып, ул фотосурәтне рамкага алып, йокы бүлмәсенә элеп куйюына да шаһит булдым.

Бер танышымның хәтта Казахстанда күмелгән әүлиянең каберен фотога төшереп алып кайтып, ул фотосурәтне рамкага алып, йокы бүлмәсенә элеп куйюына да шаһит булдым. “Ник алай итәсең?” дигән соравыма ул: “Ул бик көчле әүлия булган. Аның дәвалау сәләте хәтта 500 елдан соң да фотосурәт аша кешегә тәэсир итеп тора икән”, - дип сөйләде.
Моңа минем исем китте. Мин үзем ширектән уттан курыккан кебек куркам. Аллаһ сакласын, юк кына сүз белән дә мөселманлыктан чыгып, көфер булып китүең озак түгел...
Күптән түгел “Башкортстан Республикасында дини оешмалар” дигән яңа китапның исем туенда булырга туры килде һәм шушы китапның авторлар коллективы вәкиле “аулиамания” турында сөйләде. “Соңгы арада шундый күренеш еш күзәтелә: халык соңгы сыерын суеп, Казахстанга әүлия каберләренә йөри башлаган”, – диде ул.
Мөселманнар өчен Җир йөзендә өч изге урын барлыгын беләм. Алар: Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете. Ачыктан-ачык бидгәт (ислам диненә яңалык кертү) яки ширек булганда, кешенең ялгышын яки гаебен әйтергә ярыйдыр. Әйтик, әүлияләр зиратына баруны хаж кылу дип атау, Изгеләр чишмәсенә барып анда акчалар салу, сихәт алыр өчен суын алып коену, агачларга чүпрәкләр бәйләү, ниндидер корбаннар чалу, кара таш тирәли җиде кат әйләнү, каберлекләргә барып анда чәчәкләр кую, намазлар уку - болары ачыктан-ачык диндә булмаган нәрсәләр.
Татар-башкорт халкында әүлияләр каберенә йөрү гадәте булмаган. Бу соңгы елларда гына килеп чыккан бер күренештер. Башкортстанның көнбатышында да биек тау өсләрендә (кайвакыт шул таулар итәгендә дә) билгесез каберләр бар. Барлый-саный китсәң, шактый күп алар. Аларны “Ялгыз кабер”, “Изгеләр кабере”, “Әүлия кабере” дип тә йөртәләр. Бу каберләр, археологлар тарафыннан өйрәнелмәгән дип беләм. Алар турында сакланган беркадәр риваять-легендалар, очраклы рәвештә ачылган каберләрдәге кайбер элементлар, башка мәглүматлар - бу каберләрнең нигездә Алтын Урда чорына каравына, аларда Бөек Татар дәүләтенең югары катламы вәкилләре күмелгәнлегенә ишарәли. Әйтик, Туймазы районында, 19 гасыр азагында ишелеп ачылган бер кабердә, буе 2 метрдан арткан мәет сөякләре ятуын, мәетнең күкрәк турысында металлдан эшләнгән ниндидер коралмы, билгеме булуын авыл мулласы язып калдырган. Бишбүләк, Бәләбәй, Бүздәк районнарында да бар шундый каберләр. Һәм бу каберләрдә хәрби кешеләр, биләр ятуы турында легендалар әле бүген дә яши. Шул ук төбәк, Самара өлкәсенең Байтуган авылы янында да мондый кабер бар. Иң кызыгы, бу каберләрнең барысын да диярлек халык изгеләштерә, һәм Тәңречелек чорыннан килгәнчә, аларга килеп кечкенә корбан (вак акча) куеп, яки тасма бәйләп, теләк теләк китә.
Риза Фәхретдин «Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» китабында (144 нче хәдис): “...Каберләрне зиярәт кылу нияте белән ерак җирләргә сәфәр кылырга, изгеләр вә әүлияләр каберләренә барып торырга хаҗәт юк. Гыйбрәт алу вә ахирәтне искә төшерү өчен зиярәт кылырлык каберләр һәр шәһәрдә вә һәр авылда була. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре бөтен гомерен өммәтен ширектән саклау вә гакыйдәләрен уйдырма вә хорафаттан саклау юлында сарыф итте вә бу турыда булдыра алган кеше иде”, ди.
“Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» 204 хәдис:
“Хуҗалар тауларына, әүлиялар зиярәтларына, Бохарадагы Баһаветдин белән Төркестандагы Хуҗа Әхмәт Ясәви каберләренә алардан бәрәкәт алу нияте белән сәфәр кылмаганда зарар булмаган хәлдә, ошбу ният белән баруда бик зур гөнаһ булу ихтималы бар. Һәркем үз хәлен үзе белергә, зарарсыз юл күренеп торганда, зарарлы юлга кермәскә тиешле”.
“Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» 299 нче хәдис.
“Каберләргә биналар салу, шәмнәр яндыру, ярдәм сорау нияте белән ерак җирләрдән сәфәр кылу вә мәетләрдән дөнья вә ахирәт хаҗәтләрен үтенү исә шөбһәсез боларны пот, тәре хөкемендә итү вә шушы эшләрнең һәрберсе башкаларга дөньяви җәһәттән түгел, бәлки дини җәһәттән охшау иде”.
Риза Фәхретдин хәдисне түбәндәгечә аңлата: каберләргә ахирәтне искә төшерер өчен зиярәт кылу саваплы эш, шушы вакытта әрвахлар рухына дога кылу ярый, ләкин үлекләрдән ярдәм сорау, аларга сыену, алардан хаҗәт сорау өчен каберлекләргә бару яисә махсус сәяхәт оештыру Ислам шәригатендә тыелган бер эштер”.
2008 елда Казан шәһәрендә нәшер ителгән Татар энциклопедиясендә аңлатылуынча, әүлия гарәпчә “вәли” сүзенең күплек саны – изге дигәнне аңлата. Коръәндә «үз канаты астына алу», «кемнеңдер яклавында булу», хәдисләрдә - Аллаһка «якын булу» мәгънәсендә кулланыла. 9-11 йөз суфичылык әдәбиятында әүлия образы дини йолалар башкаруда һәм Коръән гыйлемендә камиллеккә ирешкән зат буларак сурәтләнә; әүлияләргә иң яшерен серләр (әл-гайб) билгеле һәм Аллаһны күрү мөмкинлеге бирелгән дип исәпләнелә. Шулай ук аларда изгелек һәм пәйгамбәрлек (нүбүввәт) сыйфатлары булуы да мөмкин дип каралган. Әл-Гарәбинең изгелек - пәйгамбәрлекнең бер чагылышы, изгенең пәйгамбәрлеккә ия булуы да, булмавы да мөмкин, пәйгамбәр исә һәрвакыт изге дигән өйрәтүе киң таралган.
Гади халык арасында әүлияләр могҗиза ияләре, бәрәкәт алып килүче, яклаучы, эштә уңыш китерүче буларак хөрмәт казаналар. Халыкка якын торулары, башка диннәргә ихтирам белән караулары, гомерләрен дәрвишлектә үткәрүләре сәбәпле, әүлияләр еш кына рәсми дин әһелләренә караганда зуррак абруйга ия булалар. Алла рәхмәтенең изгеләргә генә иңеп калмыйча, гади бәндәләргә дә күчә алуына ышану изгеләр культының киң таралуына китерә. Әүлиянең үлеменнән соң аңа иңгән бәрәкәт юкка чыкмый, аңа бәйле бар нәрсәдә (кабере, шәхси әйберләре һ.б.) сакланып кала дигән караш яши.
Мөселман кешенең иманын юкка чыгаручы гамәлләрнең беренчесе - ширек.
Ширек ул Аллаһы Тәгаләдән башкага гыйбадәт кылу дигән мәгънәне аңлата. Кайбер кешеләр, Аллаһы Тәгаләгә дә вә башка нәрсәләргә дә гыйбадәтләрен кылалар. Мисал өчен: Ирандагы, Ирактагы, Мисырдагы вә башка бик күп мөселман дәүләтләрендәге әүлияләр каберләренә барып, алардан ярдәм сорыйлар. Сәләмәтлекләре югалган кешеләр исәнлек сорыйлар вә шунда алар ризалыгы өчен сарык, каз-үрдәк бугазлап, шул кабер ияләреннән ярдәм өмет итәләр.
Аллаһы Тәгалә, мөэмин мөселманнарга Коръәни Кәримдә: «Миннән генә ярдәм сорагыз, Мин сезнең догаларыгызны кабул итәм», -дип вәгъдә кылган.
Каберләргә зиярәт кылу
Мин бу сорау белән Зиннур хәзрәт Нурисламовка мөрәҗәгать иттем.
  • Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Каберләргә зиярәт кылыгыз, чөнки, чынлап та, ул сезгә үлемне искәртер», - дип башлады ул сүзен. – Бу хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) зиярәт кылуның максатын күрсәтә. Зиярәт кылуның төп мәгънәсе — үлемне хәтерләү. Аллаһы Тәгалә хозурына һәм Ахирәттә уңышка ирешү юлында калу өчен, мөселман кешесе үлем турында хәтерләп торырга тиеш. Үлем турындагы фикерләр дөньялыкка мәхәббәтне киметә. Ахирәткә мәхәббәт уята. Еш зиярәт кылу үлем турында фикерләргә ярдәм итә. Зиярәт кылучының догасы аның үзенә генә түгел, гүр иясенә дә файда китерә.
  • Зиратка килгәндә, үлем турында хәтерләргә һәм мәетләргә файда китерү турында ният кылырга кирәк. Зиратка барыр алдыннан ике рәкәгатьтән торган нәфел намазы уку — мөстәхәб. Аллаһы Тәгаләдән намаз савабын мәеткә насыйп итүен сорагыз. Сораучы шушы намазы өчен зурланыр, ә мәетнең кабере нурланыр. Зират юлында зикер әйтегез. Мәгънәсез сөйләшүләр һәм эшләрдән тыелыгыз.
    Кабер янында үлгән кешегә йөзегез, кыйблага аркагыз белән басыгыз һәм сөннәткә туры килә торган дога кылыгыз. Иң кулае — «Ясин», «Мөлек» сүрәләре һәм «Тәкәссүр»дән Коръәннең ахырына кадәр уку. Аннан соң, кыйблага борылып, дога кылыгыз. Аллаһы Тәгаләдән доганы кабул итүен, савабын мәеткә насыйп итүен сорагыз.
    Зиратка җомга көн барсаң, бигрәк тә яхшы. Кем дә кем ата-анасы каберен җомга көннәрендә зиярәт кылса, сүз тыңлаучан ул (кыз) булып языла.
    Кабергә чәчәкләр куярга һәм үбәргә кирәкми. Зиратта йөргәндә сак булыгыз, каберләрне таптамагыз. Зиратта шаярмагыз һәм көлмәгез.
    Кабер янында «Ихлас» сүрәсен уку яхшы булыр. Иншә Аллаһ, мәет гафу ителер.
    Ә әүлияларның каберен бизәүгә килгәндә, әүлиялар каберен табыну урыны булып санау һәм еш кына аларны шәригать тарафыннан рөхсәт ителми торган алымнар белән бизәү очрый. Бу шунда күмелгән әүлияне хөрмәтләү йөзеннән эшләнә. Шәригать буенча әүлиягә күрсәтелгән мондый «хөрмәт» хәрам һәм ялгыш юл дип санала. Аларны хөрмәтләү каберләрен бизәүдә чагылмый. Каберләре гади, бизәлешсез һәм корылмаларсыз булса да, әүлиялар кадерле булып кала. Натураль хәлендә калса, чынлыкта алар күбрәк хөрмәт, дәрәҗә, ихтирам уяталар, чөнки каберләренә иман нуры күбрәк төшә. Хәзрәт Бәхтияр Каганның (р.г.) кабере натураль хәлендә сакланган. Зиярәт кылучыны биләп ала торган зур ихтирам аңарда гади каберләрдәге аерманы күрә белү сәләтен булдыра. Хәтта мондый олылауның кечкенә генә өлешен корольләр каберендә дә сизеп булмый.Каберне шәригатькә каршы килеп кору әүлияларның позициясенә каршы чыга. Алар сөннәт таләпләренең бөек һәм ихлас тарафдарлары булган Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) сөннәттән аз гына читкә тайпылышын да хупламаганнар. Алар тормышлары белән сөннәткә бирелгәннәр һәм аны үтәү аркылы Аллаһы Тәгалә хозурына һәм мәхәббәтенә омтылганнар. Каберләрен болай итеп бизәү белән әүлиялар бөтенләй килешмиләр.
    Моннан тыш, каберләрне бизәүнең хәрам саналган күренеше зиярәт кылу максатын җимерә. Бу максат җирдәге тормышның тиз үтүчәнлеген һәм үлем турында фикерләүдән тора. Ул максат кабер натураль хәлендә сакланган очракта гына тормышка ашырыла. Табигый хәлендә калдырылган каберләр үлем турында фикерләр уята.
    Шулай ук, бизәлгән каберләр кеше күңелендә әүлияга карата хөрмәт һәм мәхәббәт уята, диләр. Әмма, чынлыкта, бу нигезсез. Чөнки чын мәхәббәт һәм хөрмәт мондый бизәлешләргә мохтаҗ түгел.
    Кем дә булса, сәхабәләр Пәйгамбәрне яратмаганнар, дип әйтә аламы? Аларның көчле мәхәббәте Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тәненнән агып төшкән суның җиргә тамуына ирек куймаган (ягъни җиргә тамызмаганнар).
    Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кайчан гына тәһарәт кылмасын, сәхабәләр аннан суны кулларына җыйганнар һәм шул су белән битләрен юганнар. Әмма мәхәббәте эчкерсез һәм тирән булган шул кешеләр Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) каберен гади табигый хәлендә калдырганнар. Алар изге каберләрне биек корылмага әйләндермәгәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) каберен бизәмәгәннәр. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.), каберләрне биек корылмаларга әйләндерүне тыйганын истә тотып, алар аны гади хәлендә саклаганнар. Шул рәвешле, аларның мәхәббәте алардан буйсыну таләп итә.
    Соңгы сүз урынына шуны әйтәсе килә: без бүген яңа заманда яшибез. Кем нәрсә тели, шуны әйтә ала һәм эшли ала. Ислам диненә бидгать – яңалык кертүчеләр дә юк түгел. Теләсә нинди юл белән акча эшләргә тырышучылар “Әүлия” каберенә хаҗ кылып кайтканнан соң дүртенче стадиядәге рак белән чирле кешенең терелүе турында нинди генә әкиятләр сөйләмәсен, мөселман кешесе сак булырга һәм мондый кармакка эләкмәскә тиеш. Мөселманның гамәле ниятенә карап бәяләнер, диләр. Ерак сәфәргә җыенгансыз икән, ниятегез ул кабер әһеленнән үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек сорау түгел, ә шунда күмелгән мөселман кардәшегезгә дога кылып кайту булса иде!

    Автор : Әсәдуллина Эльвира
    Фото: туризм-рб.рф
    /omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/liya-kaberl-re-107189/
    • Читайте нас: