Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль 2020, 23:05
Телефон баланы күзсез калдырган...
10 яшьлек бала кесә телефонын төнгелеккә "зарядка"га куеп йоклаган. Нәтиҗәдә, телефон шартлаган.
Бу җан тетрәндергеч хәл Омск шәһәрендә булган. Баланың ата-анасы аны шунда ук дәваханәгә илткән. Табиблар кичә төнлә балага операция ясаган.
Бүгенгә билгеле булганча, ул уң күзсез калган. Әлеге вакытта зыян күрүче реанимация бүлегендә дәваханәдә ята. Якын арада ул анда табиблар карамагында булачак.
Белгечләр әйтүенчә, кесә телефонын төнгелеккә электрга тоташтырырга ярамый. Шулай ук, телефонны мендәр, юрган астында калдыру - аның кызуына китерә. Нәтиҗәдә ул шартлый. Русиядә мондый хәл беренчеләрдән түгел.
Сак булыгыз!
kiziltan.rbsmi.ru
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде