Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 февраль 2020, 22:51

Аны бары бер очракта гына башка кешегә бүләк итәләр.

Туй күлмәкләренә мода да даими үзгәрешләр кичерә. Шулай ук кәләшне башка бизәүче әйберләр дә төрлеләнә. Мәсәлән, бервакыт эшләпәләр модага кергән иде, аннары башка диадема гына кую киң таралды. Шулай да, белгечләр кәләшләрне фатадан баш тартмаска чакыра.

Фата - гаиләне саклаучы бөти булып санала. Шуңа да аны кешегә бирү, сату тыела. Туйдан соң, фатаны күлмәк белән бергә алып куярга кирәк. Фатаны бер генә очракта кешегә бирәләр - гаилә тормышыннан уңган хатын-кыз аны кызына бүләк итә ала.
Шул ук вакытта фата балаларны да төрле чирләрдән, күз тиюдән саклый, дигән ышаныч бар. Фатаны бала йоклаган караватка беркетеп куйсаң, сабый сәламәт булып булып үсә, дип тә санала. Сабый йоклаган караватны фата белән каплап кую да шушы юрауга нигезләнгән, ди белгечләр.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/yashlek/Tuy-fatasin-ni-chen-kesheg-birerg-yaramiy-142353/

Читайте нас: