Ә нәрсә бүләк итәргә уйлыйлар?
Белгечләр хатын-кызларның 8 март бәйрәменә бүләккә нәрсә алырга теләгәнен тикшергән.
Нәтиҗәдә, җавап бирүчеләрнең 41 проценты бизәнгечләр алырга теләсә, 40 проценты - косметика һәм парфюмериягә өстенлек биргән. Ә менә гаджетларны бары 16 процент гүзәл зат кына үз иткән.
Шул ук вакытта, ир-егетләр нәрсә бүләк итәргә әзер соң? Косметика һәм парфюмерия өчен 43 ир-егет җавап биргән, бизәнгечләр 26 процент тавыш җыйган. Көчле затларның 18 проценты бүләккә бер мең сумга кадәр акча сарыф итәчәк, 35 проценты - 1-3 мең сум, 24 проценты - 3-5 мең сум, 11 проценты 5-10 мең акча түләргә әзер.