Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2020, 01:09

Күпне өмет иткән хатын бәтенләй буш калган

Татарстанда колледж укытучысы 420 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Татарстанда колледж укытучысы 420 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Татарстанның Баулы шәһәрендәге колледж укытучысы, үзенә шалтыраткан ялган инвесторларга ышанып, җыйган акчасыннан колак каккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
55 яшьлек педагогка таныш булмаган ир-егет шалтыратып, үзен инвестиция компаниясе вәкиле дип таныштырган. Телефон аша укытучыга акча саклауның иң отышлы алымын тәкъдим иткән.
Педагог мошенникның сүзенә ышанып, күрсәтелгән исәпкә 420 мең сум акчасын күчергән. Вәгъдә ителгән керемне алалмагач, мөгаллимә полициягә мөрәҗәгать иткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Telefon-asha-t-p-bashina-utirtkannar-148446/
Читайте нас: