-Бүген татарның юморы ни хәлдә?
- Татарның юморы бар. Халык арасында да шаян кешеләр күп. «Мунча ташы» театры белән дә горурланам, афәрин аларга. Мин дә мәзәкләр белән яшәдем, тик хәзер кеше көлдереп туйдым инде.
- Артистлар сәхнәгә аракы эчеп чыгалармы?
-«Зәңгәр шәл» спектаклендә икенче пәрдәдә сәхнәгә 30 исерек булып кыланып чыга идек, сала идек инде, шулкадәр кеше арасында эчкәнме, юкмы, беленми дә кала... «Казан егетләре» спектаклендә уйнадык, шунда эчеп чыгалар иде, бик күңелле спектакль иде ул. Сәхнәгә эчеп чыгу — зур тәртип бозу инде ул. Халыкны һәм үзеңне хөрмәт итмәү. Сәхнәгә эчеп чыксам, сүзләремне онытыр, ялгышыр идем, тик мин беркайчан да ялгышмадым.
- Бик оятсыз мәзәкләрегез бар. Сәхнәдә сүгенү сүзләрен кыстырып сөйләгән чакларыгыз да булды. Сезнеңчә, бу дөресме?
- Сүгенеп сөйләргә кирәк түгел инде. Тәртипсез сүгенмәдем. Гомумән, андый нәрсәдән саклана идек. Марсель абыйдан курка идек, бик усал иде.
- Артистлар белән конфликтларга кергәнегез булдымы?
- Тоташ конфликтлар булды. Актер Мансур Ибраһимов: «Артларыңны борып әллә нәрсә эшлисең, ярый бер артың бар инде», — дип ачуны китергән иде, дәшмәдем.
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Hiyan-tsez-keshe-bulmiy-150697/