Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2020, 08:55

Сатып алучылар ничек кенә алданмый инде

Без, сатып алучыларның, игътибарын җәлеп итәр өчен җитештерүчеләр нинди генә алымнар кулланмый! Шуларның берсе - товарның, азык-төлекнең тышына төрле кызыктыргыч язмалар ябыштыру. "Витаминнар белән баетылган", "органик" һәм башка сүзтезмәләр күрергә була продуктлар тышлыгында. Тик болар дөреслеккә туры киләме икән?

Бу кызыктыргыч сүзләрне укыгач, кеше, әлбәттә, шушы азык-төлеккә өстенлек бирә, нәкъ менә аны кәрзиненә алып сала.
"Аз калорияле" дигән язуга күпләр игътибар итә. Кемнең тиктомалдан симерәсе килсен инде! Мондый язуы булган азык-төлек, имеш, сезне артык килограммнардан коткарачак. Әмма сез сайлаган азык башкаларыннан составы белән аерылмый икән, бу - алдау. Аерма бәядә генә: "аз калорияле" дигән продукт кыйммәтрәк булачак.
"Витаминнарга бай", дип язалар. Сөткә, мәсәлән, еш кына D витамины өстәлгән дип языла. Әмма бу аны берничек тә файдалырак итми. Шуңа күрә «баетылган» сүзен күрү белән, товарны сатып алырга ашыкмагыз.
"Органик" дигән язу ябыштырыла. Асылда мондый термин бернинди рәсми документта да юк, әмма җитештерүчеләр аны кайчан һәм нинди товарга тели, шунда куя.
"Җиңел" дигән язу күрергә мөмкин. Сатып алучы фикеренчә, мондый тамгасы булган продуктта калория аз һәм ул файдалы була. Асылда исә «җиңел» дигәне, су кушып, куерткычлар өстәлгәнне аңлата. Әмма мондый продуктларның бәясе гадәтиләрдән кыйммәтрәк була.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bezne-shulay-aldiylar-153992/

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: