Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2020, 00:32

Стәрлетамакта ике бала югалган

Стәрлетамакта 14 яшьлек Алексей Янтураевны һәм 13 яшьлек Виталий Бычковны эзлиләр. Кичәгедән башлап аларның кайда булуы билгесез.

Стәрлетамакта 14 яшьлек Алексей Янтураевны һәм 13 яшьлек Виталий Бычковны эзлиләр. Кичәгедән башлап аларның кайда булуы билгесез.

«Отклик» отряды волонтерлары мәгълүматы буенча, үсмерләр өйләреннән кич киткәннәр, шул вакыттан башлап аларны берсе дә күрмәгән. Малайлар урнашуы турында белүчеләрне 8 987 106 06 01 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйлар.

Алексей Янтураевның билгеләре: буе 180 сантиметр, ябык гәүдәле, кыска кара чәчле. Камуфляж куртка, кара зәңгәр джинсы, кара берцы һәм бүрек кигән булган.

Виталий Бычковның билгеләре: буе 163 сантиметр, ябык, чәче кыска. Яшел куртка, кызгылт бүрек, зәңгәр джинсы һәм зәңгәр кроссовкалар кигән, үзе белән кара-зәңгәр рюкзак булган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/St-rletamakta-ike-bala-yugalgan-153901/
Читайте нас: