Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 март 2020, 22:05

Артист халкы үпкәләми инде ул...

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Иҗат кешесенә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» - дигән фикеренә каршы Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин «Теләсә нишләсеннәр…» дигән шигырь иҗат иткән.

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Иҗат кешесенә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» - дигән фикеренә каршы Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин «Теләсә нишләсеннәр…» дигән шигырь иҗат иткән. Әлеге шигырендә автор җырчыларга таләп куймаска өнди, чөнки моның бер файдасын да күрми. Хәзерге җырчыларның чишенеп, алларын һәм артларын күрсәтеп кенә хакларын күтәрүен белдерә. Тамашачыны артистларның юләрләнеп, котыруларын карап утыручы мескен белән тәңгәлләштерә. Инстачылар да Роберт Миңнуллинны хуплап, үз фикерләрен җиткергән. «Бу Тямайга атап язылган. Афәрин», — дигән бер ханым. «Точно! Ә син посып өйдә утыр! Безнең юләрләнгәнне карап!» — дип аңа җавап кайтарган җырчы Фирдүс Тямаев. Фирдүснең әлеге җавабы инстачыны канәгатьләндермәгән, ул җырчыны «тәртипсез кеше калдыгы» дип атаган. «Башта дүрт сәгать тере тавышка концерт куй, аннары карарбыз! Син ул — кеше калдыгы!» — дип әйткән Фирдүс. «Бер-ике елдан аның концертына берсе дә бармаячак», «Башкалар шулай ямьсез кылана алмый, маймыл кебек сикерә алмыйлар», — дип язганнар җырчыга. Фирдүснең иҗатын яраткан тамашачы да сүзсез калмаган. «Нигә һәрвакыт юньсез жырчылар турында сүз китсә, Фирдүс Тямаевны китереп кыстырасыз?! Унар көн тулы заллар жыеп, тере тавышка дүрт сәгать бөтен җанын-тәнен биреп эшли ул. Халык ял итеп кайта аның концертыннан! Кайтасы да килми! Яшәргә көч җыеп, бушанып, күнелләр яхшылык белән тулып кайта, ул начар җырчымы? Бөтен җырлары мәгьнәле, йөрәген бозмагыз, эшләсен тынычлап! Әллә ниләр язсагыз да, барыбер яратабыз, халыкны алдап булмый, озын яздым, Фирдүскә карата гаделсез сүзләрдән хәтер калды», — дигән комментарий калдырган берәү "Интертат"та.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Fird-s-Tyamaevka--T-rtipsez-keshe-kaldigi-156016/

Читайте нас: