Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 март 2020, 22:00

Габделфәт, акча боза кешене!

Җырчы Габделфәт Сафин Инстаграмына әтисенең принципларын язган. «Әтинең тормышта яшәү принциплары: кешенекенә тимә, күпсенмә! Зарланма, нәфесеңне тый, ялганнан кач! Аллаһы Тәгалә биргән язмышыңа шөкер ит! Шушы көнгә кадәр фикере үзгәрмәде», — дип язган ул

Җырчы Габделфәт Сафин Инстаграмына әтисенең принципларын язган. «Әтинең тормышта яшәү принциплары: кешенекенә тимә, күпсенмә! Зарланма, нәфесеңне тый, ялганнан кач! Аллаһы Тәгалә биргән язмышыңа шөкер ит! Шушы көнгә кадәр фикере үзгәрмәде», — дип язган ул. «Сезнең нинди тормыш девизлары бар?» - дип тә кызыксынган җырчы виртуаль дусларыннан. Җырчының виртуаль дуслары бабайның сүзләрен күтәреп алган һәм үзләре дә яшәү кыйблалары белән уртаклашкан: «Кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә»; «Минем әбием атлаганда аяк төбеннән ут чыксын дия иде. Үскәч аңладым мәгънәсен»; «Булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшә»; «Тимерне кызуында сугалар»; «Таш белән атсалар, син аш белән ат», - дип комментарий калдырган алар. «Габделфәт, менә нинди әти үстергән синдәй ир затын. Без сезнең белән горурланабыз. Ир-егет артистлар калмады. Салават та бозылып килә. Акча боза кешене»; «Габделфәт, сез бик бәхетле. Әтиегез исән-сау. Безнең әти дә исән булып, биш минут кына сөйләшеп утырасы иде», - дип язган алар "Интертат"та.

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Gabdelf-t-akcha-boza-keshene-156021/

Читайте нас: