Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 март 2020, 23:14

Сигез градуска кадәр җылытачак

Мартның алдагы көннәре җылыга китә, дип вәгъдә итә синоптиклар.

10 мартта төнлә яңгыр һәм кар рәвешендә явым-төшем, көндез яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә көчле җил. Һава температурасы төнлә 0,-5 градус, көндез +2, +7 градус.
Чәршәмбе, 11 мартта төнлә бераз яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә көчле җил. Һава температурасы төнлә +2,-3 градус, көндез +3, +8 градус.
Фото yandex.ru
Читайте нас: