Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2020, 14:06

Балалар –тормыш гөлләре

Тормышыбыз гөлләре1953 елдан алып Әрибаш балалар бакчасында күпме бала тәрбияләнеп, мәктәп бусагасына аяк баскан, күпме кеше шушында хезмәт юлын үткән. Бу елларда колхозчыларның кызу эш вакытында сезонлы гына эшләгән ул. Кара икмәккә бал ягып бирәләр иде, әле булса шуның тәмен сагынып искә алабыз, ди олылар.

Тормышыбыз гөлләре
1953 елдан алып Әрибаш балалар бакчасында күпме бала тәрбияләнеп, мәктәп бусагасына аяк баскан, күпме кеше шушында хезмәт юлын үткән. Бу елларда колхозчыларның кызу эш вакытында сезонлы гына эшләгән ул. Кара икмәккә бал ягып бирәләр иде, әле булса шуның тәмен сагынып искә алабыз, ди олылар.
1970 елларда Әрибашта училище булдырыла, шул елларда урман хуҗалыгы алга китә һәм районда беренче типовой балалар бакчасы салына. Анда балалар ике төркемдә тәрбияләнә. 36 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Римма Мостафина бакчаның тарихын теркәп бара. Бердәм көч белән кечкенә музей, аерым методика залы да булдырылган. Нәниләр шөгыльләнә торган бүлмәләр якты һәм иркен. Бакча электр белән җылытыла.
Бүген аны үз һөнәренә гашыйк Ульяна Садыйкова җитәкли. Балаларны өч тапкыр җылы аш белән тукландыралар. Тәрбиячеләр дә, пешекчеләр дә даими укып, һөнәрләрен камилләштереп тора. Биредә 36 бала тәрбияләнә. Шушы көннәрдә тагын биш бала килү күз уңында тора. Бу сөенечле күренеш. Нәниләрнең күбесе күп балалы гаиләдән. Балалар һәм тәрбиячеләр район һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый, мәдәният йортында булган концертларда теләп катнаша. Китапханәгә дә йөрергә ярата нәниләр.
Әрибаш – табигатьнең иң матур почмагында урнашкан авыл. Балалар өчен биредә махсус экология сукмагы салынган. Туган якның урманнары, үсемлекләре, хайваннары белән танышу, чишмәләр – күлләр торышын күзәтү балаларда туган төбәккә мәхәббәт уята. Кышларын әтиләре ярдәмендә кошлар өчен тагарак, яңа елга кардан фигуралар эшлиләр. «Кошлар көне», «Җир көне», «Су көне» үткәрелә. Балаларга патриотик тәрбия бирүгә дә зур әһәмият бирелә – кайнар нокталарда хезмәт иткән яугирләр, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла. Авылда төрле милләт халкы яши, ә балалар бакчасында алар рус телендә аңлаша. Нәниләр хәреф танырга, ручка каләм тотарга гына түгел, дуслык, бердәмлек, туганлык төшенчәлекләренә дә өйрәнеп үсә.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: