Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2020, 16:22

Республика горурлыгы булган җиде гүзәл зат

Алар Башкортстанда туып-үскән, бик күп уңышларга ирешкән, меңнәрчә гомерләрне саклап калган һәм дистәләрчә мең кеше өчен үрнәк булып тора. 8 Март алдыннан без сезгә төбәгебездә туып-үскән уңган кызларыбыз турында бәян итәбез.

Эльвира Нәбиуллина, Русия Банкы рәисеЭльвира Нәбиуллинаның тарихы «Золушка» әкиятенә охшаган. Ул Уфада, гади ярлы гаиләдә туган. Аның әнисе заводта аппаратчы булып эшләгән, әтисе – шофер. Гаиләне тәэмин итү өчен әти-әнисе һәрвакыт күп эшләгән, ә кызны тәрбияләү белән нәнәләре шөгыльләнгән. Мәктәптә Эльвира бик яхшы билгеләренә укый, математика һәм әдәбиятка тартыла, ә чыгарылыш кичәсеннән соң МДУның икътисад факультетына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. Русиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры булып эшли, Президент ярдәмчесе була, 2013 елдан Русия Банкын җитәкли. Эльвира Нәбиуллина – «Forbes» журналы фаразы буенча ел саен үткәрелүче «Дөньяның иң дәрәҗәле 100 хатын-кызы» рейтингына кергән бердәнбер Русия вәкиле. Ул 53нче урынны били.
Ләйсән Үтәшева, спортчы һәм модель Легендар спортчы, нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, танылган телетапшырулар алып баручысы һәм модель тумышы белән Әлшәй районының Раевка бистәсеннән. Аның булачак ире, танылган комик Павел Воля анда әби-бабасы янына аның кулын сорарга да килгән. – Нәнәй һәм картәти йорты — миңа гына түгел, тормыш иптәшем Павелга да, балаларыма да көч бирә торган урын. Балачакта һәр җәйне Раевкада үткәрдем һәм нәнәмнең үтенече буенча сыерны көтүдән каршы алырга йөри идем. Хәзер исә безнең өч яшьлек улыбыз Роберт әнисе кебек сыер артыннан барырга хыяллана. Үзебезне башкорт халкының бер өлеше итеп тоеп, бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм кимсеттермәскә кирәк. Нәнәмнең догалары, өй пәрәмәчләре исе, балачак дуслыгы һәм хәтта туган як юллары безне тагы да ныграк берләштерә һәм якын кешеләр итә, — дип искә ала Ләйсән.
Рушана Вәлиева, «Голос» шоуы финалистыТолбазыда туып-үскән Рушана Вәлиева «Голос» проектына өч тапкыр – башта программаның балалар версиясенә, аннары өлкәннәрнекенә – эләгергә омтылган. Тик судьяларга аның җырлары тәэсир итми. 2018 ел ахырында гына аңа бәхет елмайды! Ханга һәм акустик гитара аккомпанементы астында ул украин телендә «Один в каноэ» төркеменең «Пообіцяй мені» лирик җырын башкарды. Һәм гаҗәеп хәл – кызга жюриның барлык әгъзалары да йөз белән борылды. Кыз Сергей Шнуровны сайлады. Һәм финалга кадәр барып җитте, өченче урынга чыкты. Ул вакытта аның өчен бөтен республика җан атты. Бүгенге көндә Рушана Мәскәүдә гамәли математика буенча укый, туган республикасына даими кайтып тора һәм хәтта берничә концерт та бирде.
Зөһрә Гордиенко, Кыйгы районы хакимияте башлыгы Башкортстанда җаваплы һәм җитәкче вазыйфаларда эшләүче хатын-кызлар күп түгел. Зөһрә Гордиенко республика тарихында иң катлаулы тармакларның берсе ышанып тапшырылган тәүге хатын-кыз булды. Район белән җитәкчелек итү – ул җылы кабинетта кәгазьләр белән эшләү түгел, бу гади кешеләрнең катлаулы һәм аеруча катлаулы проблемаларын көн саен хәл итү. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Учалы районы хакимиятендәге элекке эшендә Зөһрә Гордиенко үзен изге җанлы һәм битараф булмаган чиновник итеп күрсәткән. Мәсәлән, берничә ел элек ул үзе бик яраткан Виктор Цой һәм «Кино» төркеме истәлегенә фестиваль оештырган. Журналистлар, шулай ук, буш вакытында (ул булганда) Зөһрә Гордиенконың фотография, бакчачылык белән мавыгуын һәм ябалак фигураларын җыюын белгән.
Регина Доктор Уфада Регина Доктор исеме астында танылган табибә Регина Ахунҗанова – интернетта иң популяр блогерларның берсе, аның Instagramын бөтен Русиядән миллион ярымнан артык кеше укый. Өч белгечлек буенча эшләгән табиб - терапевт, нефролог, диетолог (һәм ул алга таба да укуын дәвам итә) көн саен Интернетта да, үз китапларында да дөрес туклану турында сөйли. Бу бик җитди мәсьәлә. Статистика күрсәтүенчә, Башкортстанда һәр бишенче мәктәп укучысы артык авырлыктан интегә һәм симерү даими күренешкә әверелә бара. Артык майдан котылырга бары тик дөрес туклану һәм актив яшәү рәвеше генә ярдәм итә ала. Регина үз интервьюларында көн саен, ким дигәндә, ике литр су, көненә ике-өч тапкыр чәй, шул исәптән үлән чәе эчәргә, һәр ике-дүрт сәгать саен ашарга, тик баллы һәм камыр ашларын тулысынча рационнан төшереп калдырырга киңәш итә.
Рәсимә Мусина, башкорт ашларын популярлаштыручы Рәсимә Әзһәр кызын башкорт җәмәгать туклануы легендасы дип атыйлар. Ул күп еллар завод ашханәләре белән җитәкчелек итә, туксанынчы елларда Мәскәүгә китеп, нефть продуктлары белән шөгыльләнә, Таҗикстаннан мамык төйи, Африкада алмаз чыгара, аннары Уфага кайтып, һәм милли аш-суларны һәм сыйфатлы продуктларны популярлаштыручы кафелар челтәрен ача. Аның бер ноктасы хәтта Берлинда да ачылган, немецлар бик теләп Tukmatsch, Gubadia, Beljaschi сатып ала. Кызыклы факт – аның бер генә туклану учреждениесендә дә спиртлы эчемлекләр юк та, булмаган да, бу кафе-рестораннар өчен бөтенләй ят күренеш. – Бу минем принципларга туры килми. Мин беркайчан да спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итмәдем, гөнаһлы акчаларым булмады, бу Коръән белән дә тыелган, – ди ул.
Виктория Валикова, тропик табиб Вика әнисе юлыннан китә – медицина университетын тәмамлый һәм инфекционист булып эшли башлый, ә аннары тропик медицина белгечлегенә укый һәм халыкның яртысыннан артыгы ачлыктан һәм дәвалана торган авырулардан үлгән тропик илләр буенча табиблык эшенә алына. 2017 елда ул миллион ярымга якын акча җыеп, Гватемалада йөзләрчә чакрымга бердәнбер клиника ача. Шуның ярдәмендә 15 мең аз тәэмин ителгән кеше түләүсез медицина ярдәме ала алган. Икенче клиника Никарагуада ачылачак. – Кешеләргә, аларның сиңа мөнәсәбәте нинди булуга карамастан, ярдәм итәргә кирәк. Яхшылык кыл да суга сал. Ә тагы да минем өчен яхшылык – ул көч. Мин ярдәм итәм икән, димәк, мин көчле, һәм миңа шулай яшәү ошый, – дип сөйли ул интервьюсында.
Контент материалларыннан.
Читайте нас: