Иртән ач карынга 2 стакан су эчәргә, ун минуттан 1 аш кашыгы зәйтүн мае кабып куярга. Тагын 10-15 минуттан соң гына иртәнге ашны ашарга.
Ашаганда эчмәгез, 40минут көтегез. Югыйсә ашкайнату системасына авырга туры килә.
Мунча белән сауна организмдагы майны эретми, бары тик суны гына чыгара.
Кичке сәгать алтыдан соң ашарга ярый. Йокларга 3-4 сәгать кала ашамаска тырышыгыз.
Контраст су белән коену кан әйләнешен яхшырта, метаболизмны көчәйтә, бит төсен матурлый.