“Давай, поженимся!” тапшыруы алып баручысы үзен мәсхәрәләү һәм каһәрләүләргә түзә алмаган.
Бу хәл тапшыруны эфирга төшергән вакытта булган.
Программада катнашырга килгән кәләш үзен рухи укытучы буларак таныштырган һәм студиягә дүрт пластик стакан һәм ике шешә су алып чыгуны сораган. Аннары ул алып баручыларга шушы суда 12 ел эчендә аларның эш нәтиҗәләре туплануын әйткән.
Кызның сүзләренә караганда, Гузеева, Сябитова һәм Володина тапшыруда катнашучыларны даими рәвештә мәсхәрәләгән һәм аларга газаплар китергән. Аннары кияү эзләп килгән кыз аларга карата “чаралар” күреләчәген, я түбәнгә тәгәрәүләрен, я өскә күтәрелүләрен фаразлаган, ел азагына кадәр тапшыру ябылачак, дип белдергән.
Кәләштән аеруча Лариса Гузеевага “эләккән”. Ул алып баручыны: "Сез - ялгыз, кырыс, 32 ел беркемгә дә кирәге булмаган хатын," — дип түбәнсеткән.
Ахыр чиктә бу хәлгә түзә алмыйча, Гузеева студиядән чыгып киткән. Аның артыннан Володина һәм Сябитова да кузгалганнар. Кәләш исә, монологын дәвам итеп, студиядә берүзе калган...