“60 минут” шоу программасының алып баручысы Евгений Попов сүзләренә караганда, мәҗлес 14 мартта үткән. Русия матбугатында әлеге кичәне “Пир во время чумы” дип атадылар. Эфирда күрсәтелгән кадрлар шул чакның күңелле чакларын мәңгеләштереп калдырган. Барысы да очрашкач, кочаклашалар, кул бирешәләр, үбешәләр...
“Әле шул кадрларга карыйм да котым оча. Дөнья шулкадәр зур тизлектә үзгәрә. Яңа гына без барыбыз да кочаклаштык, күрештек тә ары киттек кеебк иде. Бүген исә карыйм да, алай эшләргә ярамаган бит дип уйлыйм”, – ди Газманов.
Бүген ул үзен яхшы хис итә һәм әлеге вакытта гаиләсе белән өендә утыра.
Исегезгә төшерәбез, туган көн мәҗлесендә катнашкан Лев Лещенконың COVID-19 вирусына тестлары уңай нәтиҗә бирде. Игорь Николаевның тест нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел..