Аерым очракларда кайбер кешеләргә көлке терапиясе белән шөгыльләнү киңәш ителми. Бүсер, геморройдан интегүчеләргә, күз авырулары, операция кичергән кешеләргә,
табиб белән киңәшмичә, бу терапияне кулланырга ярамый. Авырлы хатын-кызларга да ул тыела. Ләкин күтәренке кәефнең әле беркемгә дә зыян китергәне юк.