1933 нче елның 3 апрелендә рус хирургы Юрий Вороной кешегә бөер күчереп утырту буенча беренче операция эшләгән. 26 яшьлек хатынга 60 яшьлек ирнең (ир вафат булганнан соң 6 сәгать вакыт үткән була) бөерен күчерә. Вакытлыча гына күчерелгән орган эшли башлый. Кызганычка каршы авыру хатын ике көн генә трансплантацияләнгән бөер белән яши. Шуннан үлә. Шулай булса да, әлеге операциянең әһәмияте бик олы була. Чөнки кешегә тирене генә түгел, ә органнарны да күчереп утыртып булганлыгын дәлилли.
Бүгенге көндә мондый мөһим операцияләр план буенча дөньяның күп клиникаларында ясала.