Заворотнюк Стас Михайловның хатыны Инна Михайловага рәхмәтләрен җиткерде. “Инна, Сезгә һәм Стаска шундый игътибарыгыз һәм җылы котлавыгыз өчен зур рәхмәт! Сезнең Настя”, — дип язган ул. Русия шоу-бизнес йолдызлары котлауларына да актриса җаваплар язган. Дима Билан, Денис Клявер, җырчы Зара, юмор остасы Елена Борщева һәм блогер Лена Ленина язмалары астында Заворотнюкның җавапларын күрергә була. Әмма... әлеге җавапларны Настя үзе язганмы, я булмаса аның якыннарымы — бу билгесез. Мартта Заворотнюкның кызы Анна әнисенең хәленә комментарий биргән иде. “Бар да яхшы, без көрәшәбез һәм аның тиздән терелүен телибез”, — дигән иде актрисаның кызы күпсанлы сорауларга җавап биреп. 48 яшьлек Заворотнюкта — баш мие яман шеше. Бу мәгълүмат тәүге тапкыр узган елның октябрендә чыкты. Әмма туганнары һәм Заворотнюкның рәсми вәкилләре аның диагнозы хакында берни әйтмиләр.