Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 апрель 2020, 18:05

Гөлназ Асаева: “Андый егетләргә чирле итеп карыйм”

Яшь җырчы Гөлназ Асаева туры эфир вакытында үзенең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Йөрәге буш дип йөргән җырчы кызның, баксаң, инде 1 ел очрашып йөргән егете бар икән. Әмма шулай булуга да карамастан, ул мәхәббәт өчен йөрәгем буш, ди.

-Минемчә, егет кеше горур булырга тиеш. Елап, минем белән очраш инде дип йөргәннәргә мин чирле итеп карыйм, - ди Гөлназ. Гөлназ аралашкан, дус итеп йөргән кешеләр арасында егетләр күп икән. -Әмма мин аларга дус буларак кына карыйм. Гомумән, кызлар арасында дусларым юк. Әнидән кала, - ди җырчы.
Читайте нас: