Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 апрель 2020, 22:05

Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә сорауларга җавап биреп бара.Бу юлы Рөстәм хәзрәттән физик күнегүләр турында сораганнар. «Мөселманнарга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?» — ди бер укучы.

«Гимнастика буларак ярый, ә ышану ярамый, иман буларак ярамый», — дип җавап биргән хәзрәт.
  • Йога — Һиндстан мәдәнияте төшенчәсе. Ул төрле рухи, психик, физик практикалардан тора. Алар индуизм һәм буддизм дине нигезләре буенча корыла. Йога организмның психологик һәм физиологик функцияләрен көйләүне максат итеп куя. Йога — индуизм фәлсәфәсенең ортодоксаль мәктәпләренең берсе.
  • Сорауларга җавап көтеп җиткерә алмаучыларга да хәзрәт киңәшен бирә. «Мин күрми калган булуым бар, кабат языгыз. Сорауларга һәрчак җавап бирәбез», — ди ул.
    Читайте нас: