Коронавирус пандемиясе күпләрнең җәй айларына булган планнарын челпәрәмә китерде. Чит илләргә ял итәргә барырга теләүчеләр бүген турфирмаларга алдан түләп куйган акчаларын кире кайтара. Шулай да быел җәй айлары өйдә генә узармы? Туристлар арасында иң популяр илләренең берсе - Төркия. Бу илгә бару башка илләргә сәяхәт кылу бәясеннән кимрәк. Шул ук вакытта, ул үзенең матурлыгы белән дә күпләрне җәлеп итә. Төркия чит ил кешеләрен июньдә кабул итә башларга планлаштыра. Авиакомпания очышларны моңа кадәр тергезергә уйламый. Кунакларны кабул итү буенча өстенлекне Төркия - Азия, аннары - Германия һәм Австрия халкына, ә аннары - Үзәк һәм Төньяк Европага бирәчәк. Ә менә Русия һәм Бөекбритания туристларын июльдән дә иртәрәк көтмәячәкләр.