Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2020, 23:20

Протест дулкыны үткән

Агымдагы атнада АКШта карантинны бетереп нормаль тормышка әйләнеп кайтуны таләп иткән протестлар дулкыны үткән.

Кентукки, Мэриленд, Мичиган, Огайо, Техас һәм Висконсон штатларында йөзләрчә америкалы митингка чыккан. Протестка чыгучылар эшкә әйләнеп кайту теләкләрен һәм конституцион хокуклары бозылуга карата ризасызлык белдергән.
“Вашингтон пост” гәзите белдерүенчә, акцияне Миннесота штатының ультрауңнар төркеме оештырган. Аның җитәкчесе —коралны ирекле йөртүне яклап көрәшүче Бен Дорр.
Әле АКШта коронавирус белән 800 меңгә якын кеше авырый, 43 меңләп кеше вафат булган, 53 меңе терелгән.

Читайте нас: