Башгидромет мәгълүмате буенча, республикада апрель азагы тотрыксыз була. Яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Көньяк районнарда явым-төшемсез. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +1,+6, көндез +8,+13 градустан +10,+15-кә, республиканың көньягында +20 градускача күтәрелә.
Май бәйрәмнәренә якынча фаразга караганда, Башкортстан биләмәсе югары басым тәэсирендә кала. Явым-төшем ихтималлыгы түбән. Көньяҡ киңлекләрдән җылы һава массасы тарала. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +16,+22 градуска тиклем күтәреләчәк.