Шулкадәр сөендем, хәтта 0:3 җиңелеп килгәнебезне дә оныттым. Балалар табу йортының баш табибы рөхсәтен алып, Гүзәл һәм Сафия янына шул көнне үк палатага кердек.
Ул вакытта әти дәваханәдә, Уфада иде. Икенче көнгә аның янына бардым да: “Әти, мин дә картәти булдым бит”, - дидем. Бер нәрсә дә дәшмәде. Карыйм, күзенә яшь тулды. Бу яңалыкны ул үзенчә шулай кабул итте..."