Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2020, 11:31

Эшләп ял итә торган бәйрәм

Күңелләрдә иң җылы хатирәләр калдырган бәйрәм ул 1 Май. Үзе бәйрәм, үзе хезмәт, үзе тынычлык. Нинди матур сүзләр! Чирәмнәр шытып чыккан, каеннар яфрак ярган, күңелләргә яз кояшы кергән көн ул. Без аны ел саен каршыласак та, үткәне аеруча якын. Еллар агышы, буыннар алмашынуы, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә әлеге дата хәзер инде башкачарак кабул ителә.

Үзебезнең балачакка күз салыйк. 1 Май җитүгә атна-ун көн кала, без дуслар белән булачак поход хакында планнар корабыз. Кайда барабыз? Кем нәрсә ала? Нинди уеннар уйнаячакбыз? Урман тиклем урманга әти-әниләр безне ышанып чыгара иде. Димәк, аларның таләпләре төгәл үтәлгән. Учак ягып, бәрәңге дә пешердек, ничек инде ансыз?! Әмма бервакытта да янгын чыкмады. Үзебез артыннан чүп калдыру дигән төшенчә бөтенләй булмады. Табигать кочагында уйнап, хәрәкәтләнеп, тәмам арып кайтып керә идек. Ә өйдә: «Балалар, майның хезмәте дә бар әле», – дип эш кораллары белән әти-әни каршы ала. Һәм тотынабыз: кем өй арасы себерә, кем түтәл казый, теплица теркәлә…
Ә бездән өлкәнрәк буын вәкилләренең, ягъни әти-әниләребезнең истәлекләре тагын да ямьлерәк.
«1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, дип аталса да, безнең өчен ул яшьлек бәйрәме иде. Аңа әзерләнүләр үзе бер романтика, энтузиазм белән башкарыла. Студент еллары. Һәр факультет ярыша-ярыша транспарантлар әзерли. Иртән үк күңелле музыка яңгырый, радиоалгычтан «Утро красит вешним светом стены древнего Кремля…» дигән җыр башкарыла. Менә парад башлана. Төркем-төркем яшьләр бии, алардан олылар да калышмый – гармун тартып җыр яңгырата. Ә парадта әйтелгән лозунглар, девизлар һәркемне хезмәткә, татулыкка, бердәмлеккә, батырлыкка өнди. Кешеләр шат, бер-берсен тәбрик итә. Әтиләренең җилкәсенә менеп кунаклаган балалар шат елмаеп, ясалма күгәрчен, шарлар, чәчәкләр болгый.
Ә авылда май бәйрәме тагын да үзенчәлекле иде. Һәркем кар суы белән түшәмнәрен юып калырга ашыга. Бөтен урын-җирләр язгы кояшка чыгарып җилләтелә. Алар өмә белән башкарыла. Кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе, эшләрне күмәкләп башкаруы яшәү алымы иде. Ә урамнарда шак та шок балта тавышлары. Язгы чәчүгә кадәр буралар буралып калырга тиеш: кемдер өй күтәрә, кемдер мунча яңарта. Ә ак яулыклы әбиләр матур күлмәкләрен, кунычлы галошларын киеп, кырга чыгып беренче үләннәрне җыя. «Май үләннәренең шифасы зур. Иске авызга яңа аш – бөтен чиремне алып кач», – дип такмаклый-такмаклый ашыйлар. Аларга бала-чага иярә. Дәү әниләренең тормыш сабакларын тыңлап, бергәләп үләннәр җыю үзе бер тәрбия булган». Менә шундыйрак истәлекләр саклана алар күңелендә.
Әйе, бу бәйрәмне әле дә ял итү, күңел ачу кебек төшенчәләр белән генә күз алдына китереп булмый. Аның асылы башкачарак. Бигрәк тә авылларда бу вакыт тулы куәтенә эш кайный торган чор. Кыр эшләренең дә кызган чагы. Игенчеләр күпьеллык үләннәрне, уҗым­нарны тукландыра-тырмалый, сөрелгән җирләрне эшкәртә, көне-төне кырда тир түгә – чәчүдән кайтып керми. Язның бер көне ел туйдырган чагы бит.
Әлфия ЮНЫСОВА.
Читайте нас: