Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2020, 16:10

Сәүдә сугышы көчәя

АКШ белән Кытай арасында сәүдә сугышы инде ике елга якын бара. Аның сәбәбе берничә пункттан тора

Ачуланышу Кытай белән сәүдә дефициты Дональд Трампның эчен пошырудан башланды. Биредә импорт экспорт товарлардан артып китә. Сәүдә сугышы өлгергән 2017 ел ахырына ул 375 млрд. доллар күләмендә булган: Кытай Кушма Штатларга 505 млрд. долларлык товар озатса, АКШның Кытайга 130 млрд.-лык кына булган. Моннан тыш, Трамп Кытайны “Американың интеллектуаль милеген”, ягъни технологияләрен системалы рәвештә урлауда гаепләде.
Ике илнең үзара ызгышуыннан кайбер илләр файда күрә башлады. Аеруча Вьетнам бу хәлдән бик отты. Чөнки Американың күп компанияләре анда күчте. Бүген Һиндстан да майлы калҗа каптырмакчы — ул да АКШ компанияләрен үзенә җәлеп итәргә тырыша. Һиндстан, икътисади стимуллар тәкъдим итеп, Кытайдан китәргә җыенган АКШ компанияләренә мөрәҗәгать итте. Һиндстанны медицина корылмалары, азык-төлек, текстиль, күн-тире һәм автомобиль запас частьлары җитештерү сәнәгатьләре кызыксындыра.
Премьер-министр Норендра Моди фикеренчә, әгәр Һиндстанга АКШ инвестицияләрен җәлеп итеп булса, ул кризистан каза күргән ил икътисадын ныгытырга, шулай ук яңа эш урыннары булдырырга булышыр иде. Мәгълүм булуынча, Һиндстанда пандемия аркасында 122 миллион кеше эшсез торып калган.
Әйткәндәй, Япония дә Кытайдан үзенең фабрикаларын күчерү өчен 2,2млрд. доллар акча бүлгән. Ә Европа Союзы илләре Кытай товарлары бәйлелегеннән котылырга тырыша. Болай булгач, Кытайның хәлләре мөшкелләнеп китәр микән соң? Хәер, моңа ышануы читен...
Читайте нас: