Бу яңа технологияне берничә кибеттә сынап караганнар да инде. Тагын бер-ике ай эчендә бу эш, җайга салынып, тулы куәттә эшләп китәчәк, имеш. Кибеткә кергәндә сатып алучы махсус кушымта ярдәмендә турникеттагы QR-кодны сканер аша үткәрә. Кирәкле әйберләрне компьютер ярдәмендә исемлектән эзләп таба һәм үзенә кирәкләрен виртуаль кәрзингә сала бара. Кибеттән чыкканда товар өчен картадан акча автомат рәвештә күчереләчәк һәм электрон чек киләчәк.
Бу заманча проектның бәясен әле әйтмәгәннәр. Әмма якынча 10 млн сумнан да ким түгел дип фаразлыйлар белгечләр.
Әйткәндәй, кассасыз кибетләр тәүге тапкыр 2018 елда АКШта барлыкка килгән. Һәм бүгенге көндә шундый 20дән артык кибет эшләп килә, ди.