Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 Май 2020, 00:15

Лунатизмнан интеккән малай 6 каттан сикергән

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә лунатизмнан интеккән 10 яшьлек бала алтынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып исән калган. Бу хакта «Московский комсомолец» хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, бу хәл шимбә көнне, 24 майда, сәг.14:00 тирәсендә булган. Бу вакытта гаилә әгъзалары бүлмәдә сөйләшеп утырган. Бер мизгелдә коридордан уллары аш-су бүлмәсе ягына үтеп киткән. Баланың әтисе аны күреп калган, тик аны йоклый дип белмәгән, читлектә яшәүче йорт куяны янына бара дип уйлаган.

Бераздан фатир ишегенә таныш булмаган ир шакыган. Ул йорт яныннан узып барганда алар яшәгән фатир тәрәзәсеннән баланың егылганын күреп кергән. Малай куаклыкка төшеп, исән калган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Эче, күкрәк читлеге һәм баш мие җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта бала авыр хәлдә. Әтисе сүзләренә караганда, малай кечкенә чагыннан ук лунатизмнан интеккән, ә соңгы көннәрдә аның авыруы көчәйгән булган.
Читайте нас: