Бер кешедән: "Бәхет нәрсә ул?" - дип сораганнар. Ә ул: "Кысык аяк киемен салу", - дип җаваплаган, ди. Җәйге аяк киеме еш кына күңелсезлекләр китереп чыгара. Яңа аяк киеме аякка дөрес "утырсын" өчен бераз тән тиресе кырылуга түзәргә туры килә. Шулай да бу хәлләрдән котылып була. Ничекме? Ә менә ничек. 1. Аякка һәм туфли эченә крем сөртегез. Ул тирене йомшарта һәм кырылуны киметә. 2. Тальк кулланыгыз. Талькны тирләмәс өчен файдаланалар. Тирләгән аяклар тизрәк кырыла. 3. "Шариклы дезодорант" шулай ук кырылуны азайта. 4. Сабын белән туфлиның артын эшкәртегез. Бу да ярдәм итә. 5. Уксус шулай ук тирене йомшарта. Марляны уксус белән чылатып, аны туфлига салалар. Арытаба туфлины төнгелеккә полиэтилен капчыкка салып калдыралар. Иртән туфлиның элеккечә кырмавын сизәрсез. Фото:kp.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова